«Эремчек» сынатмады

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә 2019 нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты.

Балтач районы Куныр авылы «Эремчек» командасы 3 урынны яулады. Егет-кызларны әлеге зур җинүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез. Молодцы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International