18 гыйнвар көнне «Балтач» спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк егет-кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.
Ярышларда 7 мәктәптән 13 ( 7 егетләр, 6 кызлар) команда катнашты: Норма, Сосна, Шеңшеңәр, Балтач, Урта Көшкәт мәктәпләре, Карадуган, Балтач гимназиясе. Барлыгы 130 бала катнашты.
Егетләр командалары арасында җиңүчеләр:
1 урын - Норма мәктәбе
2 урын - Карадуган гимназиясе
3 урын - Урта Көшкәт мәктәбе
Кызлар командалары арасында җиңүчеләр:
1 урын - Сосна мәктәбе
2 урын - Балтач гимназиясе
3 урын - Норма мәктәбе