Субаш мәдәният йортында “Студент тормышы” дигән кичә үткәрелде

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

11 гыйнвар көнне Субаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Студент тормышы” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирә торган уку йортларында укучы студент яшьләребез чакырылган иде. Беренче өлешендә студентлар уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, икенче өлешендә командалар арасында “Брейн- ринг” ярышы үткәрелде. Кичәдә 38 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International