ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

19 гыйнвар көнне Карек-Серма авылында "Әни, әти, мин - спорт гаиләсе" дип исемләнгән гаилә спорт бәйгесе узды. Әлеге чараның максаты - балаларның һәм аларның әти-әниләренең сәламәтлеген ныгыту. Командаларга йөгерү, чаналарда шуу, туп белән сикерү буенча кызыклы конкурслар тәкъдим ителде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләреннән эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлауга  заявкалар  җыюны  дәвам итә.    

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020  ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып  алуга  бюджет акчалары  алырга  мөмкин.   Бу  акчаларны  бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган хуҗалыклар алырга  мөмкин.  

2020 елның 20 гыйнварында 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән т.п. телерадиоүзәгендә аналог (АҖ ТРК "ТНВ") һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшырудан тыеп, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.

19 гыйнвар көнне Салавыч мәдәният йортында сәламәт яшәу рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуның зыянын аңлату максатыннан яшьләр өчен тест үткәрелде.

Тест нәтиҗәләре буенча, яшьләр тәмәкенең организмга зыянлы йогынты ясавын анлавы күренде.

17 гыйнварда ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгат улы Карадуган һәм Шубан авыл җирлекләре гражданнары җыенында, шулай ук Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлегенең йомгаклау җыелышында катнашты. 

17 гыйнвар көнне  Иске Салавыч  авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы  Салавыч авыл җирлеге Советы утырышы булды.

Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н., Салавыч авыл жирлеге Советы депутатлары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы, клуб, китапханә, ФАП хезмәткәрләре, авыл старосталары, имамнар, хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы председательләре катнашты.

16 нчы гыйнвар көнне Сосна авыл җирлеге Советының "Сосна авыл җирлеге башлыгының 2019 елга отчеты" утырышы булды.

2019 елда  Татарстанда  Казанда  15 мәйданчыкта,  Чаллыда  2  мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск  районның Осиново бистәсендә  21 ярминкә  көне  оештырылды.     Чаралар  30 марттан    27 апрельгә кадәр һәм  14 сентябрьдән  28 декабрьгә кадәр узды.  Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган республика  киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары   Наил  Залаков сөйләде.

17 нче гыйнвар көнне Кече Лызи авыл җирлеге Советы утырышы булып узды. Анда район башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Кече Лызи авыл җирлеге Советы депутатлары, җирлек активы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International