17 нче гыйнвар көнне Кече Лызи авыл җирлеге Советы утырышы булып узды. Анда район башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Кече Лызи авыл җирлеге Советы депутатлары, җирлек активы катнашты.
2019 ел нәтиҗәләре, үзара салым буенча эш һ. б. буенча фикер алышынды. Ел дәвамында бик зур эшләр башкарылды: чишмәләр төзекләндерелде, Чишмәләр төзекләндерелде, Шушма һәм Ушминка елгалары проймалары санитар чистартылды, өч авылны тоташтыручы буа төзелде, 2 балалар спорт мәйданчыгы төзелде, юллар ремонтланылды.Капиталь ремонттан соң балалар бакчасында бик матур булды, спорт залында капиталь ремонт бара.
Полиция участковые Төхфәтуллин Р. Н.районда һәм Кече Лызи авыл җирлегендә җинаятьчелек белән бәйле хәлләр турында сөйләде.