17 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлеге Советы утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгатович, Балтач районы ФБП житәкчесе Ильясов Рафис Магсумович, мәктәп директорлары, балалар бакчасы, клуб, китапханә, ФАП, музей мөдирләре, авыл старосталары, имамнар, хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Шубан авыл җирлеге башлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге.
2. Шубан авыл җирлегенең 2019 елга бюджет үтәлеше турында отчеты .
3. Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәре Закиров А.А. һәм Балтач муниципаль районы Шубан авыл җирлегенең структур бүлекчәләре отчетлары.