Карадуган авыл җирлеге Советы утырышы

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

17 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Карадуган авыл җирлеге Советы утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгатович, Балтач  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Хайретдинов Айдар Фоатович, мәктәп директорлары, балалар бакчасы, клуб, китапханә, ФАП, музей хезмәткәрләре, авыл старосталары, имамнар, хатын-кызлар Советы рәисе, ветераннар Советы рәисе катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Карадуган авыл җирлеге башлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге.

2. Карадуган авыл җирлегенең 2019 елга бюджет үтәлеше турында отчеты.

3. Карадуган авылы мәдәният йорты мөдире, Карадуган авылы фельдшеры, 5 нче номерлы участок полициясе чыгышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International