Рәсәй спорт мастеры Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелеге

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

16-19 гыйнвар көннәрендә  Яшел Үзән шәһәрендә 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында Рәсәй спорт мастеры Андрей Ларьков  призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышларның соңгы көнендә 10 км. га ирекле стиль белән ярышуда Сөнгатуллин Әмир 1 урынны алды (тренеры Әскәров Ралиф). Шулай итеп Әмир Рәсәй беренчелегендә көч сынашачак. Балтач районы спорт мәктәбе чаңгычылары командасы 2 урынны яулады. Команда составында: Сөнгатуллин Әмир, Хөснетдинов Рамил, Кәбиров Илназ, Габдрахманов Камил, Низаметдинов Рәхим, Фәизова Азалия, Дәүләтшина Гүзәл, Сөләйманова Гөлшан, Исрафилова Алия, Хаҗиәхмәтова Динә. Тренерлары Әскәров Рәлиф, Галимҗанов Ленур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International