28 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә китап атналыгының чираттагы кичәсе үтте. “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” дигән әдәби викторина катнашкан һәр китап укучыны үзенә тартып кертте. Китап укучы һәр сорауны көтеп алды, уйланып, төпле итеп җавап бирде. Шулай ук “Тукай иленә сәяхәт” акциясе кысаларында Г. Тукайның “Шүрәле”, “Алтын әтәч” әкиятләре кычкырып укылды, фикер алышынды.
"Балалар китабы атналыгында" 1 сыйныф укучылары Бөрбаш китапханә филиалының иң актив укучылары булдылар.
24 март көнне Балтач районы Дорга авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы үтте. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» белгечләре өйләргә йөреп әңгәмәләр уткәрделәр. Халык белән очрашу культура йортында дәвам итте. Анда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, пенсия фонды бүлеге белгече Фирдания Хәкимова һәм дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафиналар яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштырып үттеләр, сорауларга җавап бирделәр
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Субаш төп белем бирү мәктәбенең яшүсмерләренә “Тайна едкого дыма” дип исемләнгән профилактик шөгыль уздырдылар.
«Социаль туризм» программасы кысаларында бу елның 23 нче мартында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның туган як музеена экскурсиягә бардылар.
23 март көнне балаларның язгы каникул чорында Балтач үзәк китапханәсендә яшүсмерләр өчен 2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елы уңаеннан “Су – табигать күрке” исмемендә библиоквест үткәрелде. Яшүсмерләр туган ягыбызның сулыклары, сулыкларда яшәүче хайваннар дөньясы, әйләнә-тирә мөхит, экология буенча тапкырлыкта көч сынаштылар.
Балтачнын “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәр чакырылышта хокукый-социаль ярдәм хезмәте күрсәтү максатыннан тернәкләнүчеләр өчен юрист белән төрле очрашулар уздыралар. Шул уңайдан 18 нче март көнне юрист Гильванов Ранил Тагирович белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда тернәкләнүчеләр үзләрен борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык керттеләр.
Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында бу елның 21 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сәламәтлек һәм иминлек - барыбыз өчен дә кирәк һәм уңайлы” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.
Бу чара барышында тернәкләнүчеләргә психолог Сидорова Елена Даун синдромлы кешеләр турында, аларның үсеш үзенчәлекләре, килеп чыккан мәшәкатләре хакында сөйләп узды.
Районда терлекчелек тармагындагы эш буенча икеайлык нәтиҗәләргә йомгак «Маяк» хуҗалыгы базасында ясалды.
Хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар башта Шеӊшеӊәрдә урнашкан мөгезле эре терлек фермасында булдылар. Биналар белән танышып, төрле яшьтәге терлекләрнеӊ тәрбияләү шартлары һәм рационнары белән таныштылар, кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. «Маяк» хуҗалыгыныӊ соӊгы елларда терлекчелектә, бигрәк тә яӊа терлек тораклары булдыру, реконструкцияләү, уӊайлы эш шартлары тудыру буенча эшләгән эшләре байтак. Бу турыда хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиев үз чыгышында җентекләп сөйләде. Куелган тырышлык хуҗалыкныӊ уӊышларында калкуырак чагылуы кирәк. Бу турыда киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык белгечләренеӊ тагын бер кат исләренә төшерде. 2 айлык нәтиҗәләр турында алдарак бирәчәкбез.
Район ветеринария берләшмәсе елдан-ел камилләшә, заманча аппарат һәм техник җиһазлар белән тулылана бара. Күптән түгел генә лабораториягә кайткан, чит илдә эшләнгән (Spectrastar XL Uniti) дип аталучы җиһаз терлек азыгы составын комплекслы тикшерү өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачты.
Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә терлекчелек тармагы ел дәвамында тотрыклы продукция һәм акча кереме чыганагы. Җитештерелә торган продукциянең күләмен һәм сыйфатын яхшырту өчен, әлбәттә, туклану рационының тиешле таләпләргә җавап бирүе кирәк. Район буенча 35 меңнән артык мөгезле эре терлек, 13 мең чамасы дуңгыз һәм 1 200 баш ат исәпләнелә. Бу аз сан түгел. Алар барысы да ветеринария белгечләре күзәтүе астында тора. Шуңа күрә үзебезнең районда лаборатория булу уңайлы күренеш. Кызыксынган, хуҗалыклар лабораторияга мөрәҗәгать итә ала. Билгеле, әлеге хезмәтләр түләүле.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов:
– Республикада беренчеләрдән булып, Актаныштан кала, районыбызда комплекслы азык тикшерү лабораториясе булдырылды. Әлеге мөмкинлекне тормышка ашыруда инициатива күрсәтүче район башлыгы Рамил Нотфуллинга, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка рәхмәтлебез. Әлеге заманча лабораториянең төп шарты – терлеккә ашата торган рационны баланслап, азыкның туклыклылык, сыйфат һәм химик составы ягыннан тикшерү. Нәтиҗәдә, җитештерүчәнлекнең күләме арта һәм терлекләрнең сәламәтлекләре ныгый, – дип ассызыклап үтте.
Заманча аппарат һәм биредәге эшчәнлек белән якыннан танышу өчен лабораториягә үттем. Анда 3 белгеч – лабораториянең җитәкчесе Рамил Борһанов, ветеринария табибы, токсиколог Гөлшат Садыйкова һәм ветеринария табибы, биохимик Руслан Иванов үзара килешеп, киңәшләшеп эшлиләр.
– Лаборатория ачылганга санаулы гына айлар узса да, инде барлыгы 400гә якын проба азык тикшерергә өлгердек. Шуның 100дән артыгы Саба районы хуҗалыкларына күрсәтелгән хезмәт. Азыкның сыйфатына тѳгәл нәтиҗә бирү ѳчен, пробаның дѳрес итеп алынуы шарт. Лабораториягә килгән азык исәпкә алыну белән аның ботаник составы, структурасы, төсе, исе, үзлекләре ачыклана. Биредә сусыл азык (силос, сенаж), печән, катнаш концентрат һәм монокорм – ягъни хайваннар алдындагы катнаш әзер азыклар тупланмасы, шулай ук, жмых, шрот кебекләре дә тикшерелә. Мәсәлән, сусыл азыклар тикшерелгәндә базларга салган вакытта тиешле дымлылыктан тайпылмавы, технологик процессларның тѳгәл үтәлеше, салынган азыкның дѳрес итеп саклануы бик мѳһим. Шушы процесслар барысы да технология нигезендә үтәлмәсә , сусыл азыкларның туклыклыгы кими , шулай ук азыклар составында май кислотасы (масляная кислота) хасил була, бу күренеш үз чиратында терлекләр организмына тискәре йогынты ясый.
Спектрастар аппараты 30 секунд эчендә азыкның дымлылык, туклыклылык үзлекләрен күрсәтә алуга ия. Бер көндә 10–12 анализ тикшерү мөмкинлеге бар. Силос-сенажларга 15 төрле, катнаш азыкларга (фураж) – 10, тупас азык – печән, саламга 8 төрле анализ ясап була.
Ахырда азыкның сыйфатына карап, әйдәп баручы – аныклаучы документ әзерләнә. Килгән азыклар 3 көндә тулысынча тикшерелеп, аларның анализ нәтиҗәләре хуҗаларына тапшырыла. Безнең төп бурычыбыз – райондагы җитештерүчәнлеккә уңай нәтиҗәләр биреп, терлекләргә кыш буе ашатырлык сыйфатлы продукция алуга этәргеч ясау, – ди лабораториянең җитәкчесе Рамил Борһанов.
Өстәмә мәгълүматлар алу өчен Балтач бистәсенең Комсомол урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан лабораториягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннары: 2-59-57, 2-45-60.
Баш рәсемдә: лаборатория җитәкчесе Рамил Борһанов азык тикшерү аппараты янында.