Юрист белән очрашу.

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Балтачнын “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәр чакырылышта хокукый-социаль ярдәм хезмәте күрсәтү максатыннан тернәкләнүчеләр өчен юрист белән төрле очрашулар уздыралар. Шул уңайдан 18 нче март көнне юрист Гильванов Ранил  Тагирович белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда  тернәкләнүчеләр үзләрен борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык керттеләр.

   Түгәрәк өстәл артында тернәкләнүчеләр төрле проблемаларны хәл итү юлларын, үз мөмкинлекләрен аңлап кала алдылар. Әлеге уздырылган чаралар инвалидларның килеп туган проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Тернәкләнүчеләр түгәрәк өстәл артындагы очрашуга канәгатьлек белдереп, юристка уңышлар теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International