«Маяк» хуҗалыгы белән танышу

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Районда терлекчелек тармагындагы эш буенча икеайлык нәтиҗәләргә йомгак «Маяк» хуҗалыгы базасында ясалды.

Хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар башта Шеӊшеӊәрдә урнашкан мөгезле эре терлек фермасында булдылар. Биналар  белән танышып, төрле  яшьтәге терлекләрнеӊ тәрбияләү шартлары һәм рационнары белән таныштылар, кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. «Маяк» хуҗалыгыныӊ соӊгы елларда терлекчелектә, бигрәк тә яӊа терлек тораклары булдыру, реконструкцияләү, уӊайлы эш шартлары тудыру буенча эшләгән эшләре байтак. Бу турыда хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиев үз чыгышында җентекләп сөйләде. Куелган тырышлык хуҗалыкныӊ уӊышларында калкуырак чагылуы кирәк. Бу турыда киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык белгечләренеӊ  тагын бер кат исләренә төшерде. 2 айлык нәтиҗәләр турында алдарак бирәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International