Балтач районында "Георгий лентасы" акциясенә кушылдылар

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, илебездә Бөтенроссия «Георгий лентасы» акциясе старт алды.

Акция кысаларында быел да миллионлаган халкыбыз, сугышчан данның шартлы символы булган Георгий лентасын, Ватан иреген яклап көрәшүчеләргә тирән хөрмәт йөзеннән, киемнәренә тагып йөри. 

Бүген районыбыз территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятиеләр җитәкчеләре  «Георгий лентасы» акциясенә кушылдылар, әлеге күркәм гадәткә үз өлешләрен кертеп, җиңүчеләр буынына дан һәм ихтирам  белдерделәр.
Фотолар https://vk.com/album-122979932_310763017

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International