Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Субаш төп белем бирү мәктәбенең яшүсмерләренә “Тайна едкого дыма” дип исемләнгән профилактик шөгыль уздырдылар. Социаль педагог Сәләхова Г.Н. начар гадәтләрнең зарары турында сөйләде, мультфильм үрнәгендә тәмәке төтененең организмга ясаган зыянын аңлатты. Психолог Корбанова Э.В. яшүсмерләргә сәламәт һәм уңышлы булуның авыру һәм хәлсез булуга караганда дәрәҗәлерәк булуын җиткерде, сәламәтлекнең кыйммәтен ассызыклады.