Кукмараның туган як музеенда.

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

"Социаль туризм" программасы кысаларында бу елның 23 нче мартында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр  Кукмараның туган як музеена экскурсиягә бардылар.

Музейда 700 ел элек җыелган Кукмара тарихы, фоторәсемнәр, тарихи язмалар,  XIX – XX гасырның көнкүреш җиһазлары урын алган. Фоторәсемнәр арасыннан, өлкәннәребезне кызыксындырганы, итек басу фабрикасының җитәкчесе -  Комаровлар гайләсенең йорты булды. Музей буенча сәяхәт тернәкләнүчеләргә бик ошады. Китәр алдыннын алар музей хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International