Балтач районы Дорга авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы үтте.

2016 елның 25 марты, җомга

   24 март көнне Балтач районы Дорга авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы үтте. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»  белгечләре өйләргә йөреп  әңгәмәләр уткәрделәр. Халык белән очрашу культура йортында дәвам итте. Анда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, пенсия фонды бүлеге белгече Фирдания Хәкимова һәм дәүләт  алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафиналар яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштырып үттеләр,  сорауларга җавап бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International