Яшьләр — районыбыз киләчәге!
Бүген «Балтач Арена» боз сараенда районыбыз хуҗалыкларында практика узучы, авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алучы студентлар белән очрашу узды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин яшьләр белән аралашып, алар өчен каралган максатчан программалар, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары хакында сөйләде. Шулай ук районда планлаштырылган төзелеш һәм төзекләндерү эшләре белән таныштырды.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы Ирек Галимов та катнашып, яшьләргә үз киңәшләрен җиткерделәр.
«Безнең төп максат — яшьләрне авылга тарту, алар өчен кызыксындыру чаралары булдыру һәм туган җиребездә калырга, аның үсешенә үз өлешләрен кертергә омтылыш уяту. Яшь белгечләр — районыбызның киләчәге, һәм без аларга ярдәм итәргә, барлык шартларны тудырырга әзер», — дип ассызыклады район башлыгы.
Хуҗалыкларыбызда яшьләр өчен заманча агрегатлар белән җиһазландырылган эш урыннары булуы да билгеләп үтелде. Фикер алышулардан соң яшьләр боз сараеның бозын сынап карадылар, тимераякта шудылар.
Районыбызның киләчәген яшьләр белән бергәләп төзик! 💪🌾