МНТ. Бөек Ватан сугышы ветеранын Җиңүнең 81 еллыгы белән котладылар

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

‎Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмулла улы Гыйлмуллинга Татарстан Республикасы Кече нефть компаниясе җитәкчесе Тимур Айрат улы Шәймиев исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
‎Компания җитәкчесе ел саен Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән каһарманнарга шул рәвешле ихтирам һәм хөрмәт күрсәтә!

‎Гыйльван агага бәйрәм күчтәнәчен Татарстан Республикасы Кече нефть компаниясе вәкиле белән берлектә район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов тапшырдылар. Өлкән ветеран кайгыртучанлык һәм игътибар өчен җитәкчеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International