“Кояшлы” кешеләргә багышланган түгәрәк өстәл.

2016 елның 22 марты, сишәмбе

    Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында бу елның 21 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сәламәтлек һәм иминлек - барыбыз өчен дә кирәк һәм уңайлы”  дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.

Бу чара барышында тернәкләнүчеләргә психолог Сидорова Елена Даун синдромлы кешеләр турында, аларның үсеш үзенчәлекләре, килеп чыккан мәшәкатләре хакында сөйләп узды.

   Алга таба катнашучылар үз дуслары, туганнары арасыннан Даун синдромлы кешеләр турында үз фикерләрен җиткерә алдылар. Билгеле булганча, даун кешеләре ачык, эчкерсез,әңгәмәгә җиңел кереп китүчән булганга аларны “кояшлы” дип атыйлар.

Мөмкинлеге чикле әлеге кешеләргә йөз белән карарга гына түгел, аларга  тормышка яраклашырга, тирә-юньдәгеләрнең ярдәме генә җитми, ә дәүләтнең дә булышуы кирәк. Бу уңайдан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә озак вакытка исәпләнгән”Уңайлы мохит” программасы  буенча уңайлы шартлар тудырылды.Алар өчен бүлекчә хезмәткәрләре хезмәт терапиясе, эрготерапия,кинезотерапия, дәвалау күнегүләре уздыралар.Бу уздырылучы чараларның файдасы - тернәкләнү узучыларның сиксән процентында уңай нәтиҗә бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International