ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2016 ел
сишәмбе

“Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе” дигән иҗтимагый оешманың һәр районда бүлекләре эшләп килә. Шул исәптән безнең райондагы аграр яшьләр берләшмәсе дә Балтач яшьләрен берләштереп, төрле проектлар эшләп аны тормышка ашыру белән мәшгульләр.

Авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру, алар үзләрен төрле яклап күрсәтә алсын өчен шартлар булдыру максатында “2014-2020 елларга авыл яшьләре”  дигән ярдәмчел программа тормышка ашырыла. Ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысаларында эшли. Әлеге  программа Татарстанның район-авылларында яшәүче яшьләргә юнәлтелгән. Программасын гамәлгә ашырыр өчен 2016 елга 4 491 600 сум акча бүленеп бирелгән. Әлеге акчаларның күп өлеше урыннарда социаль әһәмияткә ия булган проектларның чыгымнарын каплау, яшьләр инициативаларына булышлык күрсәтү өчен тотылачак. Калганнары исә авыл яшьләрен укыту программаларына юнәлтелә икән.


– Күп кенә яшьләр менеджер һәм башка белгечлекләр буенча укый. Авылда мондый вакансияләр булмау сәбәпле, аларга шәһәрдә калырга туры килә. Ә шәһәрдә яшьләргә буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырга мөмкинлекләр күп. Район, авыл җирлегендә яшәүче  яшьләр дә мондый мөмкинлекләрдән мәхрүм калырга тиеш түгел. Шуңа да эшчәнлегебездә мәдәни юнәлешкә зур  игътибар бирәбез. Тик әлегә яшьләрне тартып бетереп булмый. Авыл клубларында техник җиһазларга кытлык. Спорткомплекста инвентарь җитеп бетмәгән очраклар да бар, – ди  район аграр яшьләр берләшмәсе  әгъзасы, “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.


Район башлыгы Рамил Нотфуллин да яшьләр проблемаларына битараф түгел, алар белән елга ике тапкыр очрашып сөйләшә, фикер алыша. Күптән түгел “Яшьләрнең мәшгүльлек клубы” дигән портал да ачылды. Анда яшьләр резюме калдыра, ә төрле оешма җитәкчеләре вакансияләр тәкъдим итә ала.


Районыбыз яшьләре чишмә төзекләндерү, зират чистарту, театр клубы оештыру буенча төрле проектлар булдыралар. Республика күләмендә уздырылган форумнарда актив катнашып, үзләрен күрсәтеп киләләр. “Кәеф” дигән яшьләр радиосы үзен Татарстан дәрәҗәсендә дә күрсәтеп өлгерде инде. Киләчәктә исә районыбызда “Рай-Җәннәт” дигән ат спорты лагеры оештыру нияте белән дә янып яши алар.

Язгы каникул чорында Түнтәр авыл китапханәсе үзенең китап укучыларына төрле чаралар үткәреп үзенә дәшә. 22 март көнне китапханәбездә “Язны сәламли кошлар” исемле уен-викторина үткәрелде. Түбән сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән иң элек “Тукай иленә сәяхәт” исемле бөтенрәсәй акциясе уңаеннан, бөек шагыйребез Г. Тукайның “Әкиятләр” китабыннан “Кәҗә белән сарык” әкиятен кычкырып укыдык. Һәм кичәбезне дәвам итеп яз, туган ягыбыз табигате турында сөйләштек, кошлар, аларны танып белү, кошларның табигатебезгә ярдәме турында булган белемнәребезне барлап уен-викторина үткәрдек. Китап укучыларыбыз кичәбездән шактый гына белем туплап, төрле ярышларда катнашып канәгать булып таралыштылар.

Һәрбер   укучыда  экологик  культура  тәрбияләү, туган  ягыбызның  табигате    турында     тагын    да    күбрәк    белү,  табигатьнең     кеше тормышындагы   әһәмияте,аны  ничек  сакларга һәм яратырга өйрәтү, табигать  турында   белемнәрен  тирәнәйтү  максатыннан    Борнак   авыл   китапханәсендә   21  март  көнне  “Табигатьнең   кадерен  белик”   исемле   КВН   1-4  сыйныф   укучыларына үткәрелде.

 


19
март, 2016 ел
шимбә

Шушы көннәрдә  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев белән түгәрәк өстәл артында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшү булды.


18
март, 2016 ел
җомга

Яңгул авылында яшәүче Шәфигуллина Дишат Низами кызына 18 март көнне 95 яшь тулды.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чепья балалар китапханәсе Сырья авылының бакча-мәктәбендә укучылары белән очрашуга барды. Китапханә турында кыскача мәгълүматтан соң, балалар белән"Все о кошках" чарасы үткәрелде."Укучының мәдәни көндәлеге" проектына карата үткәрелгән бу чарада балалар песиләр турында китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, иң-иң песиләрне искә төшерделәр, һәм әлбәттә берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә өйләрендәге песиләре хакында сөйләделәр. Укытучылар да, укучылар да чарадан канәгать калдылар. 

    13 март көнне Көек китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр белән берлектә “Без тарихта эзлебез!” дип исемләнгән әңгәмә-фикер йөртү булды. Әлеге чарабызда элеккеге бабаларыбыз Болгарлар, Балтачыбыз һәм Көек авылының тарихын барлап, күз йөртеп чыктык. Презент. Карап, китаплар күргәзмәсе белән һәм музей почмак белән танышып чыктык. Мәктәп балаларына аеруча да әлеге чара кызыклы булды.

Көек авылында һәр бәйрәм дә гөрләп бара! Яз, гүзәл ханымнар, туташлар кебек үк иң нәфис бәйрәмнәребез. 5 март көнне бары хатын-кызларга гына булган үзенчәлекләр Көек китапханәсендә тагын бер кат расланды! Җыр-моң, нәфис сүз һәм балалар белән берлектә куелган “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерү дә залда утырган һәр гүзәл затларыбызга менә дигән бүләк булды. Әлбәттә, күңелле уен-конкурслардан башка бәйрәм-бәйрәм буламени! Моны Көеклеләр үзләре дә раслады! Бәйрәмне бию, дискотека белән тәмамладык!


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

   Таузар авылында яшәүче Зәкиев Мөдәрис Зәки улына 16 март көнне 90 яшь тулды.

Кешелек дөньясы каршында иң куркыныч афәт – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шул уңайдан Балтач үзәк китапханәсе тарафыннан яшүсмерләр өчен “Не сломай свою жизнь” дип исемләнгән буклет төзелде һәм яшүсмерләргә таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International