Янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиевбелән очрашу.

2016 елның 19 марты, шимбә

Шушы көннәрдә  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев белән түгәрәк өстәл артында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшү булды.

Очрашу барышында Габдулла Гыймранович тернәкләнү узучыларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеге турында, бу министрлыкның бүгенге көндә никадәр әхәмиятле роль уйнаганлыгы, янгыннан саклау бүлегенең барлыкка килү тарихын сөйләде. Шулай ук бу профессия кешеләренә генә хас булган кыюлыкны, батырлыкны, тәвәкәллекне ассызыклап узды.

Очрашу ахырында Ганиев Г.Г. бәхетсезлек очраклары була калганда нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртте hәм гадәттән тыш хәлләр вакытында хәбәр итү телефон номерлары язылган памяткалар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International