Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин «Романтик» балалар сәламәтләндерү лагерының инфраструктурасы, төзелеш һәм яңарту эшләре белән танышты. Барлык эшләр тулы күләмдә расланган график буенча бара.
Балаларның ялы һәм үсеш өчен куркынычсыз һәм заманча шартлар тудыруның никадәр мөһим икәнен һәркайсыбыз аңлый. Шуңа күрә һәр этапның сыйфатына җитәкчелек тарафыннан аерым игътибар бирелә.
Капиталь ремонт тәмамлану стадиясендә. Тиздән «Романтик» лагеры үз ишекләрен балаларга яңартылган, уңайлы һәм заманча төс-кыяфәттә ачар!