ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

  Бөрбаш авылында яшәүче Сарчина Мәгъфирә Ибраһим  кызына 20 январь көнне 95 яшь тулды. 

  Бөрбаш авылында  яшәүче Исрафилова Кәшифә Садыйк кызына 20 январь көнне 90 яшь тулды. 

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып, язгы чәчүгә кадәр ашлама туплау эше тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер гектар чәчүлек җиренә 65 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама туплау бурычы куйган иде. 
Район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләре алдына бурычларны тагын да кискенрәк куйды, язгы кыр эшләре башланганчы һәр хуҗалыкта тәэсир көче белән исәпләгәндә, һәр гектар чәчүлек җиренә 80 килограмм ашлама тупларга, шуның 40 килограммын 1 гыйнварга кадәр булдырырга кирәк, дип басым ясады. 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Борнак авыл китапханәсендә балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Балаларның күңел дөньясы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды,укучылар шигырьләрен сөйләделәр.Чара ахырында Рафис Корбанның китапларыннан төзелгән  китап  күргәзмәсенә  күзәтү ясалды.

 

 


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 16 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елден-ел уздырылып килә һәм анда катнашу мөмкинчелеген балалар чират буенча билгеләнелеп алалар. Һәр яңа ел бу бәхетле мизгелләрне яңа балага бүләк итә.

Бәйрәмне ачу өлешендә килгән кунаклар, катнашучылар Нурания Фердобаевна, Казан шагыйрәсе Светлана Грунис, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илхам Гайнетдиновтан җылы, яхшы сүзләр ишеттеләр.

 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 16 нчы гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлеге чикле кешеләр һәм  өлкәннәр өчен  “ Иске Яңа ел” тамашасы уздырылды.  Әлеге чара “Кышкы әкият” дип исемләнгән иде. Бәйрәм төрле күңелле уеннар, Яңа елга багышланган җырлар, биюләр белән аралашып барды. Барлык катнашучылар да Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан бүләкләр алдылар. Узган әлеге тамаша барлык өлкәннәребез өчен шатлыклы, истәлекле көн буларак истә калды.

 

 

Кыш узып бара, ә кайбер мәктәп территорияләрендә бүгенге көнгә кадәр чаңгы юлы салынмаган. Әлеге мәсьәләгә барлык мәгариф учреждениеләренең дә җитди караулары сорала. Чөнки быелгы кышның яхшы килүеннән, уңайлы мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. 

Чепья урта мәктәбе кышкы чорда урамнан керми дә диярлек, физик культура дәресләрен чаңгыда шуып үткәрәләр. Ә менә үзәктә булгач, Балтач урта мәктәбе укучыларының чаңгы шумаганнары күренеп тора. Башка елларда мәктәп яны тәҗрибә участогында, ягъни бакчасында чаңгы трассасы салына иде, быел анда хәрәкәт күренми, эз салынмаган, дип күсәтү ясалды. 

2017 нче елның 12 нче гыйнварында “Социаль туризм” программасы кысаларында ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә булып кайттылар. 
Музей залларында шул җирлектә яшәгән татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында тупланган күргәзмә материаллар урнаштырылган. Шулай ук биредә 19 нчы гасырның урталарында Чепья җирлегендәге авыл-хуҗалыгы үсеше дә бик ачык чагыла. Тернәкләнүчеләрне бик кызыксындырганы Яңа елга багышланган укучы балалар тарафыннан ясалган яңа стенд булды. Өлкәннәребез арасыннан Татарстан Республикасының атказанган төзүче исеме алган пенсионер, Федорова Гөлнур Рафыйк кызы фотосүрәтләр арасыннан үзен күргәч, бик сөенде. Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яңалыклар, өстәмә белем тупларга мөмкинлек бирә.

12 январь көнне Кече Лызи мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. Семинар барышында балалар оешмалары белән нәтиҗәле эшләү юллары күрсәтелде, әти-әниләр комитеты катнашында узачак конкурс турында мәгълүмат бирелде. Мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан уздырылган тренингта гаиләдә балаларга карата көч куллануны булдырмау алымнары, тормыш авырлыгы каршында калган укучыларга ярдәм итү юлллары өйрәтелде.

Районның гражданлык хәле актларын теркәү булегенең төп әшчәнлеге җирле үзидарә органнарына граңданлык хәле актларын теркәвенә алу вәкәләтләре турындагы закон (ЗРТ №146 от 30.12.2005г.), 143 нче РФ Федераль Закон , РФ һәм ТР-ың Гаилә кодексы нигезендә, гражданлык хәле актларын үз вакытында һәм квалификацияле тәэмин итүгә юнәлтелгән. 
2015 елның 1 апреленнән гражданлык хәле актларын теркәү өр яңа АИС ЗАГС ВЕБ(оnline)програмасында башкарыла. 2016 ел дэвамында район буенча 916 гражданлык хәле актлары теркәлде. Юридик әһәмияткә ия булган 1242 гариза каралды.Район бюджетына 278200 сум дәүләт пошлинасы кертелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International