Бөрбаш авылында яшәүче Исрафилова Кәшифә Садыйк кызына 20 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вәсилә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыяте директоры Рафис Солтановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.