ТР Балтач районы гражданлык актларын теркәү бүлегенең 2016 елдагы эшчәнлеге

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Районның гражданлык хәле актларын теркәү булегенең төп әшчәнлеге җирле үзидарә органнарына граңданлык хәле актларын теркәвенә алу вәкәләтләре турындагы закон (ЗРТ №146 от 30.12.2005г.), 143 нче РФ Федераль Закон , РФ һәм ТР-ың Гаилә кодексы нигезендә, гражданлык хәле актларын үз вакытында һәм квалификацияле тәэмин итүгә юнәлтелгән. 
2015 елның 1 апреленнән гражданлык хәле актларын теркәү өр яңа АИС ЗАГС ВЕБ(оnline)програмасында башкарыла. 2016 ел дэвамында район буенча 916 гражданлык хәле актлары теркәлде. Юридик әһәмияткә ия булган 1242 гариза каралды.Район бюджетына 278200 сум дәүләт пошлинасы кертелде. 
2011-2014 елда туучы балалар саны үлүчеләргә караганда күберәк иде.Бугенге көндә районның демографик хәленә күз салсак, 2016 ел эчендә туучы балалар саны 307, бу узган 2015 ел белән чагыштырганда 73 балага кимерәк. Беренче балаларын тудыручылар- 110, икенчеләрен- 131, өченче балаларын-51 әни, дүртенчесен- 15 әни алып кайткан. 2015-2016 елларда туучы бала саны кимеде, чөнки бугенге көндә демографик хәл катлауланган чордагы балалар үсеп җитеп үзләре бала табу яшенә җиттеләр. Билгеле, гаиләдә 1-2 генә бала булып үскән балалар, үзләредә ишле гаилә булып яшәргә теләмиләр. Киләчәктә бу хәл тагын да көчлерәк чагылыш табачак, чөнки 1998-1999 елларда балалар туу саны тагын да кимерәк булган. 
Быел 345 кешенең үлүе теркәлде. Узган 2015 ел белән чагыштырганда(398) бу сан 53 кешегә кимерәк. Үлүчеләрнең 200-е 70 яшьтән югары булган кешеләр , 40яшьтән 60 яшькә кадәр 51 ир-ат,14 хатын –кыз үлгән. 1 яшькә кадәр – 3 баланың үлүе теркәлде. Нигездә үлүнең сәбәпләре булып күбрәк йорәк-кан тамырлары, шеш авырулары булып тора.Үз-үзенә кул салу юлы белән 5, ә юл хәләкатендә 2 кеше һаләк булган. 143 нче ФЗ нигезендә үлем очрагы 3 көн эчендә рәсмиләштерергә тиеш. Үлем очрагы бу дәвердә теркәлмәсә,Пенсия фонды, социаль яклау үзәге һәм башка ведомстволарның эшчәнлегенэ кыенлыклар тудыра һәм икътисад кагыйдәләрен бозуга китерә. Агымдагы елда тиешле вакытыннансон теркәлгән 15 очрак булды. Норма авыл җирлегендә -3, Кенәдә-1,Урта Көшкәттә-1,Яңгулда-2,Балтачта-5, Кунырда-1, Нөнәгәрдә-1, Кече Лызада-1, үлем актын рәсмиләштермичә, зиратка күмү очраклары теркәлде. 
Билгеле булганча, 2010 елдан дәүләт хезмәт порталында язылышырга теләүче яшьләр өчен уңайлы булган электрон гаризалар биру шартлары тудырылды. Бу алым яшьләр арасында зур популярлык алды һәм бугенге көндә язылышу өчен биргән электрон гаризалар 100% тәшкил итә. Ә барлык электрон гаризалар(бала тууы, исем алыштыруы, кабат таныклык алу, улемне теркәү, һ.б) күләме уртача 90% якынлашты. Быел 2016 ел эчендә 188 пар гаилә корып яши башладылар. Узган ел белән чагыштырганда 63 парга кимерәк. Соңгы елларда бу күрсәткечнең артмавы экономик кризис белән бәйле, яшьләр гражданский брак белән яшәүне кулайрак күрәләр.Дәүләт органнарында никахларын рәсмиләштермәгән шундый гаиләләрдә 26 бала туды. Язылушычыларның саны кимүен 1990 елларда туган балалар саны башка елларга караганда әзрәк булуы белән дә аңлатып була . Бу елның кәбисә елы булуы да үз йогынтысын ясады. 
Суд карары нигезендә 41, уртак гариза нигезендә 4 гаилә таркалды. Узган ел белән чагыштырганда бу сан бертөрле тора. Гаилә корып яши башлауның беренче 5 елында 21 пар, 5 ел белән 10 ел арасында 12 гаилә таркалган. Дәүләт тарафыннан гаиләләр аерылу проблемасына зур игътибар бирелә башлады. Гаилэлэрнен аерылуга китергэн төп сәбәпләрен белү һәм тиешле анализлар ясау өчен анкеталар булдырылды. Аерылырга дип килгән парларга аерым очрашып сөйләшүләр уткәрелә,алар белән социаль яклау үзәгендә эшләүче психологлар эшли,бу чарада Балтач үзәк мәчетендә урнашкан “Гаилә үзәгендә” эшләүче дин әһелләре дә актив катнаша. 
2016 елда гаилә институтын ныгыту уңаеннан, гаиләнең әһәмиятен, кыймәтләрен, гөреф-гадәтләрен үстерү, гаиләләрнең потенциалын ачуга мөмкинлекләр тудыру, актив социаль билгеленешләрен һәм яшьләр арасысында әти-әни җаваплылыгын артыруга юнәлтелгән күп төрле чаралар, конкурслар уздырыла. Шундыйларның берсе быел районда беренче тапкыр ГХАТ бүлеге тарафыннан үткәрелгән “Коляскалар парады” булды. “Әниләр көне” уңаеннан “Хыял” яшьләр үзәгендә “Иң яхшы хатын” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Шулай ук һәр квартал саен барлык авыл җирлекләрендә 50, 55, 60, 65 ел бергә яшәүче гаиләләрне хөрмәтләп. Алтын туйлар уздырылды, тантаналы итеп бала туу очраклары теркәлде. Нөнәгәр авыл мәдәният йортында “Кайнанам –талмас канатым “ дип аталган тематик кичә булып узды. Агымдагы елның 8 июль конендә Балтач бистәсендә яшәүче Сабиров Сәяф Абдуллаян улы белән Нурзия Исрафил кызына зурлап “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. 29 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарада Куныр авылыннан Ания һәм Хәмит Гәрәевлар гаиләсе катнашты. Һәр айның соңгы атнасында 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырыла.Һәр квартал гаиләдә 2 нче,3 нче балалаларын алып кайтучы әниләргә район Пенсия фонды белән берлектә Ана капиталы сертификаты тапшыру чаралары үткәрелә. 
2016 елның июль аеннан ГХАТ бүлегендә ведомство ара информация алу программасы (СМЭВ) кертелде. 2016 елда 1535 гариза эшкәртелде. Язылган тәртип буенча килгән гаризалар 5 эш көне эчендә эшкәртелеп җавап бирелергә тиеш.Бездә бу эш гадәттәгечә 1-2 көн эчендә башкарыла.Бу информацияне жибәрер өчен архивның тулысынча электрон базага кертеп бетерелгән булуы мөһим. Безнең архив тулысынча кертелде. Шуның нәтиҗәсендә гаризаларны эшкәртү проблемасыз башкарыла. 
2016 елның 07 октябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгы тарафыннан тикшерүләр булып узды. Тикшерү нигезендә хаталар табылмады. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International