“Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2017 нче елның 16 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елден-ел уздырылып килә һәм анда катнашу мөмкинчелеген балалар чират буенча билгеләнелеп алалар. Һәр яңа ел бу бәхетле мизгелләрне яңа балага бүләк итә.

Бәйрәмне ачу өлешендә килгән кунаклар, катнашучылар Нурания Фердобаевна, Казан шагыйрәсе Светлана Грунис, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илхам Гайнетдиновтан җылы, яхшы сүзләр ишеттеләр.

Әлеге чарада Әсхәт Ахмадеев Кыш бабай, “Наз” үзәге социаль педагогы Закирова Наталья Кар кызы, ә “Волонтер” һәм “Яшь гвардия” активистлары фиксиклар булып балаларны күңел ачтырдылар. Һәрбер бала үзенең иң теләгән бүләген алуга иреште. Җавап итеп балалар кунакларга үзләренең әзерләп килгән шигырьләрен башкардылар. Моның өчен аларга баллы күчтәнәчләр дә тапшырылды. Хәтта балаларны чарага алып килгән әниләр дә бүләксез калмады: аларга кунакларыбыз гөлләр бүләк иттеләр.

Чарада катнашучы һәрбер кеше, олылар да, кечеләр дә аларга карата булган игътибарга, ихритамга бик сөенделәр. Чараны әзерләүдә катнашкан һәрбер кешегә: “Наз” фондына, “Метро” сәүдә үзәгенә, хәйриячеләргә, волонтерларга, “Наз” үзәге хезмәткәрләренә җылы сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International