Бөрбаш авылында яшәүче Сарчина Мәгъфирә Ибраһим кызына 20 январь көнне 95 яшь тулды.

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

  Бөрбаш авылында яшәүче Сарчина Мәгъфирә Ибраһим  кызына 20 январь көнне 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вәсилә Хәйруллиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International