Мәктәп укучылары чаңгы шуамы?!

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Кыш узып бара, ә кайбер мәктәп территорияләрендә бүгенге көнгә кадәр чаңгы юлы салынмаган. Әлеге мәсьәләгә барлык мәгариф учреждениеләренең дә җитди караулары сорала. Чөнки быелгы кышның яхшы килүеннән, уңайлы мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. 

Чепья урта мәктәбе кышкы чорда урамнан керми дә диярлек, физик культура дәресләрен чаңгыда шуып үткәрәләр. Ә менә үзәктә булгач, Балтач урта мәктәбе укучыларының чаңгы шумаганнары күренеп тора. Башка елларда мәктәп яны тәҗрибә участогында, ягъни бакчасында чаңгы трассасы салына иде, быел анда хәрәкәт күренми, эз салынмаган, дип күсәтү ясалды. 

Чаңгы шууга элеккерәк елларда зуррак игътибар бирелде. Ләкин соңгы елларда теләгән кеше генә шуа, укучылар арасында кыш дәвамында бер тапкыр да чаңгыга басмаганнар да бар. Мәгариф учреждениеләрендә укучыларның сәламәтлеген кайгырту икенче планга күчәргә тиеш түгел, дип искәртә район җитәкчелеге. 

Элекке елларда мәктәпләрдә чаңгы базалары бар иде. Физкультура дәресләрендә укучылар шулардан файдаланды. Ә хәзерге чорда бу мәсьәләгә караш җитеп бетми. Балаларга чаңгыны өйләреннән алып килергә кушыла. Районда күп балалы, аз керемле гаиләләр дә бар. Бер пар чаңгы комплектының иң кимендә 3 мең 500 сум торуын исәпкә алсак, гаилә бюджетына күпмегә төшүен исәпләргә мөмкин. Шуңа күрә авыл мәктәпләренең һәм шул җирлектәге халыкның матди хәленә һәм кеременә карап, киләчәктә мәктәпләрдә чаңгылар булдыру кирәклеге ассызыкланды. Бу авылда яшәүче гаиләләргә ярдәм булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International