Татарстанда һәм шулай ук Балтач районынында да 1 апрельдән, «Экологик иминлек» милли проектының аерылгысыз өлеше булган санитар-чисталык икеайлыгы башланып китте.
Икеайлык кысаларында, 4 апрель көнне Балтач бистәсе зиратында күмәк өмә уздыру күздә тотыла. Хөрмәтле райондашлар, сезне дә Балтач бистәсе зиратын җыештыруга кушылырга чакырабыз! Өмә иртәнге сәгать 8.00 дә башланачак.
Зиратларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең бурычы. Каберлекләрне, зират территориясен чистарту – туганнарыбызның, якыннарыбызның рухына дога булып барып ирешсен.