15 гыйнвар иртәсе юбилейларга бай булды. Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы да Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Төп йорт балалар, кияү-килен, онык, оныкчыклар, туганнар тавышыннан гөрләп тора. Без барыбыз бергә җыелганда 45 булабыз, дип таныштырудан башлады Гөлбикә апа.
Карадуган авылында яшәүче Равилә Нәбиева бүген - 15 гыйнвар көнне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ветеранны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Смәел авылында яшәүче Миңсылу Нәби кызы Нәбиевага 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
- Бу тормышларны күрермен дип уйламаган да идем. Безнең башлар нинди авыр елларны кичерде бит. Ул сугыш вакытында Гитлерның Мәскәүгә якынлашкан чорында тәрәзәләргә салам тутырып куеп, куркып яшәдек. Ут яктысы төшмәсен, кеше яши дип белмәсеннәр, дидек. Сугыш - сугыш инде ул, аны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел... Олы абыем сугышта ятып калды - кайтмады. Бер энем шахтада басылып үлде. Без биш бертуган идек. Дүрт малай арасында бер кыз булдым. Әтиебез - Мөхәммәтнәби колхозда озак еллар хуҗалык эшләре мөдире - завхоз булып эшләде, - дип тормыш юлы белән таныштырудан башлады сүзен юбилярыбыз Миңсылу апа.
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советының бүген - 13 гыйнвар көнне утырышы булды. Биредә 2016 елга нәтиҗә ясалды, 2017 елга максат-бурычлар һәм яңа эш планы каралды. Комиссия членнары шулай ук ел дәвамында игътибарга алынасы һәм эш барышына кертеләсе мәсьәләләр хакында да фикер уртаклаштылар.
Югары Ушма авылында яшәүче Егорова Евдокия Ивановнага 16 январь көнне 90 яшь тулды.
Курмала авылында яшәүче Зиһаншина Гөлбикә Гомәр кызына 15 январь көнне 90 яшь тулды.
11 гыйнвар көнне, кичке 18 сәгать 30 минутта район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары - 2017 " старт алды.
Яңа уку елы башында һәр башлангыч сыйныф укучысына “Укучының мәдәни көндәлеге” бирелә. Бу проект Татарстан Президенты Аппараты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектта республика күләмендә160 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша, фәнни иҗтимагый бәйгеләрдә көч сынаша. Проект нигезендә бәйгенең беренче этаб эшчәнлеге 2016 елның 22 декабрьдә тәмамланды. Җиңүче укучылар Республиканың төп Чыршы бәйрәменә катнашу хокукына, чакыру билетларына лаек була.
8нче январь көнне Арчада ике тапкыр Татарстан чемпионы Гөлнара Айдар кызы Рашитова истәлегенә шахмат турниры уздырылды. Гөлнара Рашитовна 3 ел элек 21 яшендә Мәскәү-Казан самолетында авиаһәлакәтендә вафат була.
Район ЗАГС бүлегеннән алынган күрсәткечләр буенча , 2016 елда барлыгы 307 бала якты дөньяга аваз салган. Әлеге күрсәткеч алдагы 2015 елның нәтиҗәсеннән шактыйга калыша. 2015 елда - 380 бала туы теркәлгән булган. Балалар туу саны кимүгә бара, дигән сүзләр белән килешәсе дә килми, чөнки райондаш көмәнле хатын-кызлар арасында башка район яки шәһәр бала тудыру йортларына барып бәбиләп, баланың туу турындагы таныклыгын шуннан алып кайтучылар бар. Шулар нәтиҗәсендә район ЗАГС бүлегендә туучылар саны аз булып күренә.