Егорова Евдокия Ивановнага 16 январь көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

  Югары Ушма авылында  яшәүче Егорова Евдокия Ивановнага 16 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин, җаваплылыгы чикләнгән «Сурнай» җәмгыяте баш икътисадчысы Әнәс Кәлимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International