АРТКАНБЫЗМЫ, КИМЕГӘНБЕЗМЕ - 2016 ЕЛГА НӘТИҖӘ

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Район ЗАГС бүлегеннән алынган күрсәткечләр буенча , 2016 елда барлыгы 307 бала якты дөньяга аваз салган. Әлеге күрсәткеч алдагы 2015 елның нәтиҗәсеннән шактыйга калыша. 2015 елда - 380 бала туы теркәлгән булган. Балалар туу саны кимүгә бара, дигән сүзләр белән килешәсе дә килми, чөнки райондаш көмәнле хатын-кызлар арасында башка район яки шәһәр бала тудыру йортларына барып бәбиләп, баланың туу турындагы таныклыгын шуннан алып кайтучылар бар. Шулар нәтиҗәсендә район ЗАГС бүлегендә туучылар саны аз булып күренә. 

Ә менә бакыйлыкка күчкән райондашларыбыз саны 2015 ел белән чагыштырганда 53 кешегә кимрәк, чөнки ул елда 398 кеше вафат булган иде, 2016 елда - 345 кеше арабыздан киткән. 

Узган 2016 елда гаилә корган никахларын рәсмиләштергән парлар саны күзгә күренеп кимегән. 2016 елда - 188 генә булган, ә 2015тә - 251 иде. 

Аерылышучы гаиләләр саны 2016 елда - 47, 2015тә - 40 булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International