Хезмәтне саклау һәм аның шартлары буенча координацион совет үз алдына максатлар куйды.

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советының бүген - 13 гыйнвар көнне утырышы булды. Биредә 2016 елга нәтиҗә ясалды, 2017 елга максат-бурычлар һәм яңа эш планы каралды. Комиссия членнары шулай ук ел дәвамында игътибарга алынасы һәм эш барышына кертеләсе мәсьәләләр хакында да фикер уртаклаштылар. 

2016 елда барлыгы 17 утырыш уздырылды. Шуның эчендә 10сы район җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы һәм төзелеш оешмаларына барып, эш урынында үткәрелде, ә тагын өчесе киңәйтелгән җыелышлар, - дип билгеләп үтте райондагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин. - Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклауга, эш урыннарына аттестация үткәрүгә, инструктажлар уздыруга, кисәтүләр ясауга җитди игътибар бирелә, ә менә төзелеш өлкәсендә хезмәт шартлары бу кадәр үк дәрәрҗәдә түбән, хәтта таләпләр үтәлми, дип әйтеп була. Шуңа күрә агымдагы елда төзелеш барган объектларда хезмәтне саклауга контрольне арттырырга дигән максат куярга кирәк. Рейдлар вакытында бассейн төзелешендә, Балтач урта мәктәбендә янкормада, ремонт бара торган биналарда булырга туры килде. Тик кызганыч, төзүчеләр һәм аларның ярдәмчеләре махсус эш киемнәре белән тәэмин ителмәгәннәр иде. Иң мөһим - каска киеп эшләргә кирәклеге, түбә япканда саклык чаралары булдыру турында эш бирүче җитәкчеләргә, җаваплы хезмәткәрләргә катгый кисәтүләр ясалды. Эш урынында килеп чыккан бәла-казалар зур суммадагы штрафлар белән бәяләнә. Хезмәтне саклау, аның шартларын булдыру - чыгымнар, төгәллек, зур җаваплылык таләп итә. Иминият компанияләре белән хезмәттәшлек иткән очракта, аның 20% ка кадәр чыгымнарын кире кайтырып алырга мөмкинлек бирә, дип белдерде Илшат Солтанович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International