Зиһаншина Гөлбикә Гомәр кызына 15 январь көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

  Курмала авылында яшәүче Зиһаншина Гөлбикә Гомәр кызына 15 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, җаваплылыгы чикләнгән «Сурнай» җәмгыяте директоры Тәуфыйк Гыйләҗевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International