Рамилә Шаһимәрданова Арчада Балтачыбыз данын яклады.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

8нче январь көнне Арчада ике тапкыр Татарстан чемпионы Гөлнара Айдар кызы Рашитова истәлегенә шахмат турниры уздырылды. Гөлнара Рашитовна 3 ел элек 21 яшендә Мәскәү-Казан самолетында авиаһәлакәтендә вафат була.

Әлеге турнирда Саба, Кукмара, Биектау, Мамадыш, Балтач районнарыннан шахмат сөючеләр катнашты. Райондашларыбыз арасыннан Рамилә Шаһимәрданова хатын-кызлар арасында 3нче призлы урынны яулап кайтты. 

Рамиләне бу җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International