ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

19 гыйнварда Татарстанның көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү максатыннан Президиум утырышын уздырды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, федерация президенты Марат Әхмәтов алып барды.

Бөрбаш авылы өлкән кешеләргә бик бай икән. Бүген — 20 гыйнвар көнне шушы авылның ике ветераны якыннары янәшәсендә гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мәгъфирә Ибраһим кызы Сарчинага - 95, ә Кәшифә Садыйк кызы Исрафиловага 90 яшь тулды. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, "Бөрбаш" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов һәм Бөрбаш авыл җирлегеннән Вәсилә Хәйруллина килде. Алар мөхтәрәм ветераннарны туган көннәре белән ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Юбилярларга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын һәм бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Алан авылында туып-үскән, тырышлыгы белән бик яшьли чит җирләрдә танылу алган, шулай да үзенең хезмәт эшчәнлегенең кырык елга якынын туган районына багышлаган бик тә хөрмәтле Дамир Хәбибрахман улы Габдрахмановка 20 гыйнвар көнне 80 яшь тулды

Авыл җирлекләре арасында "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе иртәнге сәгатьләрдән үк ярминкә белән башлана дип хәбәр иткән идек инде. Хәзерге минутларда Чепьяда авыл җирлегендә ярминкә гөрли. 

Биредә Чепья авыл җирлеге, "Труд" һәм "Арбор" авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, Чепья һәм Арбор мәктәпләре, ике балалар бакчасы, "Наз тернәкләндерү бүлекчәсе коллективлары сәүдә итә. 

18 гыйнвар көнне чаңгы спорт төрен яратучылар арасында «Төнге чаңгы юллары» кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышта барысы 38 кеше катнашты. Өлкәнрәк яшьтәге райондашларыбызның бу көнге чарада күбрәк булуы сөендерде. 

40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында: 
1. Кумаева Ульяна (Чепья) 
2. Сөләйманова Гөлшан (Балтач) 
3. Каюмова Зилә (Балтач) 
 

19 гыйнварда христиан динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. 
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. 
 

Ни өчен 10-15 ел элек кенә сәүдәгә керешкән эшмәкәрләр гөрләтеп эшли дә, бер гасырга якын тарихы, тәҗрибәсе булган райпо системасы бүген үләм-калам дип көн күрә?

Яки гомер-гомергә республикада алдынгы булган, алай гына түгел, союз күләмендә җиңүләр яулаган безнекеләр ни өчен бүген тирә-күрше районнардан бер карыш артта? Яки үз продукциясен сата, сәүдә оештыра белмәгән сәүдәгәрнең поты ничә тиен? – Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татсоюз вәкиле катнашында үткән район кулланучылар берлегенең еллык хисап җыелышында әнә шул хакта бик тә җитди сөйләшү булды.

70 елларда Бөтенсоюз төзелеше итеп игълан ителгән «Камаз» заводы һәм Яр Чаллы каласы үзенә куп кенә авылларны «йотты».

Эшнеӊ җаныӊ теләгәне булуы һәм аныӊ өчен хәйран әйбәт түләнүе яшьләрнеӊ  бу шәһәргә тартып торды, завод төзелеше тукталгач та, алда киткән абый-апаларына иш булып, күбләргә яӊадан анда барып, төпләнеп калырга этәргеч булды. Бу вакыйгалардан балтачлылар да читтә калмады, анда бүген районныӊ һәр авылыннан  дистәләгән кеше дөнья күрә, инде балаларын баш-кузле итеп, оныкларын тәрбияләүче райондаш әби-бабайлар да  Яр Чаллыда хәйран икән.  Якташларны барлау, аларны туплауны күз алдынды тоткан очрашу ниһаять республикабызныӊ сан ягыннан икенче урында торган шәһәрендә булып узды. 

Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә төп табыш чыганагы булып авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче җәмгыятьләр тора. Узып киткән 2016 елга нәтиҗәләр ясаганда, аларда артык зур күләмдә булмаса да алга китеш күренә. 
Мәсәлән, сөт савуга килгәндә, район буенча барлыгы 67 509 тонна сөт савылган. Шуның эченнән 703 тоннасы фермер хуҗалыкларына туры килә. Барлык сөт күләме алдагы 2015 ел белән чагыштырганда 8 %ка артыграк савылган. Бер сыерга уртача 6284 килограмм сөт туры килә. Бу сан 2015нче елгыдан 1%ка гына булса да артык. 


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Хәйрия концертын оештыру һәм сәхнәгә кую - күп тырышлык, сабырлык һәм көч сорый. Ә менә тернәкләнүчеләр өчен әлеге уздырылган чаралар  сәламәтлекне ныгыту, күңел үстерү өчен зур файда бирә. 2017 елның 20 нче гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Г.Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары хәйрия концерты күрсәттеләр. Бу күңелле чараны директор ярдәмчесе Ленина Камали кызы һәм тәрбия эше буенча педагог-организатор Резеда Фәрит кызы оештырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International