Балтачта Качману бәйрәме булып узды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

19 гыйнварда христиан динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. 
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. 

Керәшеннәр бу йоланы Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар. Буа, елга, күлләрдә бәке ясап, су коенулар үткәрелә.

Бүген төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә районыбызда Биктәш, Иске Көшкәт, Кече Лызи авылларында руханилар белән берлектә су изгеләндерү йолалары булды, елга-сулыкларда бәкеләр ясап, су коену йолалары оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International