19 гыйнварда Татарстанның көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү максатыннан Президиум утырышын уздырды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, федерация президенты Марат Әхмәтов алып барды.
Ел нәтиҗәләре буенча 2016 елның барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде.
Ә иң яхшы көрәшчеләре дип Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Азат Нурмөхәммәтов (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) һәм Рамил Синәкәев (Әлмәт) танылды.
Елның «Иң яхшы яшьләр тренеры» исеменә Рафаэль Хәмидуллин (Мамадыш), Илнар Гәрәев (Түбән Кама) һәм Рузил Ганиев (Әлмәт) лаек булды.
Ир-егетләрне көрәш серләренә өйрәтүче «Иң яхшы тренер» булып Вакыйф Дәүләтшин (Казан), Җәүдәт Хөсәенов (Казан) һәм Рәкыйп Фәйзуллин (Чаллы) танылды.
Җиңүчеләрне 10-11 февральдә Зәйдә «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылачак көрәш турнирында бүләкләячәкләр.