Алан авылында туып-үскән, тырышлыгы белән бик яшьли чит җирләрдә танылу алган, шулай да үзенең хезмәт эшчәнлегенең кырык елга якынын туган районына багышлаган бик тә хөрмәтле Дамир Хәбибрахман улы Габдрахмановка 20 гыйнвар көнне 80 яшь тулды.
Ул районның Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең 2 класслы баш дәүләт киңәшчесе, “Үтә куркынычлы подразделение ветераны”, ВДНХның Алтын медале, “Почет билгесе” ордены кавалеры, Татарстан Республикасы Президентының, Министрлар Кабинетының, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларына, Рәсәй сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннар Советының “За заслуги” билгесенә (орденына) лаек булган, районыбыз елъязмасына үзеннән матур сәхифәләр калдыра алган шәхес. Күп еллар югары урыннарда эшләп ул районыбызның яшәеше һәм үсеше өчен зур хезмәт куйды. Кайсы гына тармакны алсак та, ирешкән уңышларыбызда белемле, энергияле, бик тә таләпчән җитәкченең роле, өлеше бәхәссез. Кешеләргә игътибарлы-ихтирамлы, гади, кешелекле булуы белән дә бик күпләрнең хөрмәтен яулый алды.

Аның бу холкы 12 ел район ветераннар советын җитәкләгәндә дә калку күренде. Кешеләр гозеренә битараф кала алмаган Дамир абыйны эш урынында гына түгел, юлда очратып та, күпләр үзләренең моң-зарлары, үтенечләре белән бүлеште. Кемгәдер акыллы киңәше белән юл күрсәтсә, бик күпләргә ул конкрет ярдәмне оештыра белде.
Без, районның барлык ветераннары, башкарган олы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, Дамир Хәбибрахмановичны 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тазалык-саулык, хәерле гомер, безнең белән әле күп еллар бергә булуын телибез.
Рифат Абдуллин, район ветераннар советы рәисе.