Бөрбаш авылы өлкән кешеләргә бик бай икән. Бүген — 20 гыйнвар көнне шушы авылның ике ветераны якыннары янәшәсендә гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мәгъфирә Ибраһим кызы Сарчинага - 95, ә Кәшифә Садыйк кызы Исрафиловага 90 яшь тулды. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, "Бөрбаш" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов һәм Бөрбаш авыл җирлегеннән Вәсилә Хәйруллина килде. Алар мөхтәрәм ветераннарны туган көннәре белән ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Юбилярларга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын һәм бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мәгъфирә апа Сарчина тумышы белән Ульяновск өлкәсе Калда бистәсеннән. Ул шул якларда гомер иткән, хезмәт куйган. Тормыш иптәше Шигаиб белән 5 бала тәрббияләп үстереп олы тормышка озаталар. Бүгенге көндә 3 кызы исән-сау. 9 оныгы, 7 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының балаларын күрә алуына сөенә. Олыгайган көнендә кызы Сания белән Мөдәрис аны Бөрбашка алып кайтып, тәрбияләп яшиләр.
Икенче юбилярыбыз Кәшифә апа Исрафилова бар гомерен туган авылына багышлаган ветеран. Ул колхозда авыр хезмәт юлы үтеп, Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Бөек Ватан сугышы ветераны Галләм абзый белән 1948 елда тормыш корып, 11 балага гомер бүләк иткәннәр. Шул батырлыгы өчен Кәшифә апа "Герой Ана" медале бирелгән. Тик кызганыч, бөек анага бала югалту кайгысын да кичерергә туры килгән. Беренче баласы Хатим 9 яшендә су алганда коега төшеп һәлак булса, тагын бер Вакыйф исемле улы 2014 елда вафат була.
Галләм абый белән алар 58 ел бергә парлы гомер итәләр. Тормыш иптәше 2006 елда 85 яшендә гомер куя. Күркәм, бердәм гаилә бу зур югалтудан соң әниләрен ялгыз калдырмыйлар. Юбилярыбыз ул-кызларына, килен-кияүләренә, 20 оныгы белән 22 оныкчыгына чиксез рәхмәтле. "Әле ярый, һәр көн саен килеп хәлебезне белеп, ярдәм итеп торган җиде кызым бар!" дип куана Кәшифә апа.
Әбиләренең олуг юбилее уңаеннан оныклары бүләккә бергәләшеп фоторамка һәм гаилә альбомы эшләтәләр. Бу үзенчәлекле бүләк үз эченә 4 буынны берләштергән күркәм нәсел шәҗәрәсе булып тора.