20 январь көнне Борнак авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында “Күп укыган,күп белә”исемле мәдәни дәрес үткәрелде.Китапханәдә кемнең күпме китап укыганына нәтиҗә ясалды һәм укучылар викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр.Китап,белем турында укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.
20 январь көнне Арбор авыл китапханәсенә 1-2 сыйныф укучылары чакырылды.Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар.Укучылар “Әкият иле”ндә сәяхәт итеп,яраткан әкият геройлары белән очраштылар.Әкиятләр аша яхшыны начардан аерырга,мәрхәмәтлелек,ярдәмчелек кебек сыйфатлар булдырырга,авыр вакытта ярдәм итәргә кирәк икәнлеген аңладылар.
Чепья авыл җирлегенә караган авылларның үзешчәннәре "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым сиңа, Балтачым, багышлана!" иҗат бәйгесенә бу юлы да зурдан кубып әзерләнделәр. Конкурс шартлары буенча иртән авыл уртасында ярминкә гөрләде, концерт алдыннан халык мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе, җирлекнең яшәеше хакында стендлар белән танышты, үлән чәйләреннән авыз итте, халык ашлары күргәзмәсеннән тәм-том сатып алды. Концертта авыл җирлегенең үзенчәлеге булган халыклар дуслыгы зур чагылыш тапты, жанрларның күплеге баетты, киемнәрнең җетелеге нур өстенә нур булды, тематик презентация тагын да тулыландырды. Тамаша залындагы халыкның күплеге, һәр чыгышны алкышлавын зур бәя дип кабул итәргә була. Икенче көнне концерт Арбор авылы тамашачыларына да тәкъдим ителде.
Мәскәүдә узган “Бердәм Россия” партиясенең XVI съездында партиянең Югары советы һәм Генераль советына әгъзалар сайлау төгәлләнде. “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов янә партиянең Югары советы әгъзасы итеп сайланды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
"Эра" бию төркеменең алдагы уңышы. IX Идел буе "Tatarstan.ru" конкурсында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гала концерт һәм бүләкләү тамашасы FUN 24 күңел ачу үзәгендә үтте. Шулай ук укучылар рәхәтләнеп ял итә алу бәхетенә дә иреште.
Афәрин, егет-кызларыбыз!!! Балтач данын яклап чыгыш ясаганыгыз өчен Сезгә һәм җитәкчегез Эрик Васинкинга ихлас рәхмәтебезне ирештерәбез!!!
20нче гыйнвар көнне Смәел урта гомуми белем мәктәбендә "КАИ – крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Әлеге конференциянең максаты: укучыларны фәнни эшләргә тарту;
фән юнәлешен сайлаган укучыларга ярдәм күрсәтү; сәләтле укучыларны барлау иде.
Конференция А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник университеты, ТР Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, укытучыларның белем күтәрү институты белән берлектә үткәрелде.
Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланса да, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайоны халкын бәйрәм чаралары белән куандыруларын дәвам итәләр.
19 гыйнвардан районыбызда "Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының район этабы башланып китте. Конкурс 4 зонада үтәчәк.
18 гыйнвар көнне район мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан Кенә урта мәктәбенә “Психологик десант” оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен уздырылган тенинглар нәтиҗәсендә стресс белән көрәшү ысуллары аңлатылды, тормыш кыйммәтләре төшендерелде.