Смәел мәктәбендә фәнни-гамәли конференция үтте.

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

20нче гыйнвар көнне Смәел урта гомуми белем мәктәбендә "КАИ – крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 
Әлеге конференциянең максаты: укучыларны фәнни эшләргә тарту; 
фән юнәлешен сайлаган укучыларга ярдәм күрсәтү; сәләтле укучыларны барлау иде. 

Конференция А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник университеты, ТР Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, укытучыларның белем күтәрү институты белән берлектә үткәрелде. 

Конференциядә техник фәннәр докторы, доцент Трегубов В.М.; техник фәннәр докторы, доцент Шлеймович М.П.; Смәел мәктәбенең чыгарылыш укучысы, техник фәннәр докторы, доцент Гыйззатуллин З.М.; педагогика фәннәр докторлары, доцентлар – Ахбарова Г.Х., Скиргайло Т.О.; район мәгариф бүлеге җитәкчесе, доцент, педагогика фәннәре кандитаты Алия Зәкиева катнашты. Аларның чыгышлары укучыларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International