Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланса да, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайоны халкын бәйрәм чаралары белән куандыруларын дәвам итәләр.
20 гыйнвар көнне - Халыкара Кар көне уңаеннан, алар Каенлык урамында урнашкан шугалакта күңелле уеннар оештырдылар. Бу көн чыннан да, "Кар көне" булды: кары да яуды, бураны чыкты, көне дә салкын иде... Шулай булуга да карамастан, шугалакка тимераякта шуарга бик күп балалар, яшүсмерләр, яшьләр җыелган иде. Биредә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, музыка яңгырап торды. Бу үз чиратында мәйданга урта һәм өлкән яшьтәгеләрне дә җәлеп итте. Килгән һәр тамашачыны Кыш бабай белән, Кар кызы һәм күп төрле әкият геройлары каршы алып торды. Бәйрәмгә килгән кунаклар күңел ачты, төрле ярышларда көчләрен сынады, бүләкләр отты.
"Кар көне" - кышның бер истәлекле, күңелле мизгеле булып хәтерләрдә сакланып калыр!