Чепья үзенең мәдәниятле икәнен тагын бер кат раслады

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Чепья авыл җирлегенә караган авылларның  үзешчәннәре "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым сиңа, Балтачым, багышлана!"  иҗат бәйгесенә бу юлы да зурдан кубып әзерләнделәр. Конкурс шартлары буенча иртән авыл уртасында ярминкә гөрләде, концерт алдыннан халык мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе, җирлекнең яшәеше хакында  стендлар белән танышты, үлән чәйләреннән авыз итте, халык ашлары күргәзмәсеннән тәм-том сатып алды. Концертта авыл җирлегенең үзенчәлеге булган халыклар дуслыгы   зур чагылыш тапты, жанрларның күплеге баетты, киемнәрнең җетелеге нур өстенә нур  булды,  тематик презентация тагын да тулыландырды. Тамаша залындагы халыкның күплеге, һәр чыгышны алкышлавын зур бәя дип кабул итәргә була. Икенче көнне  концерт Арбор авылы тамашачыларына да тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International