Рөстәм Миңнеханов янә «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы составына керде

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Мәскәүдә узган “Бердәм Россия” партиясенең XVI съездында партиянең Югары советы һәм Генераль советына әгъзалар сайлау төгәлләнде. “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов янә партиянең Югары советы әгъзасы итеп сайланды, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин Генераль совет әгъзалары итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International