26 гыйнвар көнне Балтач мәдәният үзәгендә бистәнең 1номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасы коллективы концертына көтеп калабыз.
Башлана 18:00 сәгатьтә.
Билет бәясе 100 сум.
Рәхим итегез!!!
2017 елда районда бердәм дәүләт имтиханнарын - 192, төп дәүләт имтиханнарын – 364 укучы бирә.
23 гыйнвар көнне Арчада Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары, методистлар катнашты.
"Интер-Кубок" турниры 21-22 гыйнвар көннәрендә Илшат Шакиров призына узды. Зона этапларында җиңеп чыккан командалар Норма җирлегендә көч сынашты. Алкалы хоккей ярышларында "Норма", "Вираж" "Игенче", "Кызыл юл" командалары бозга чыкты.
Йөрәге сыза Фәрит абыйның... Нинди генә темага сөйләшергә утырмыйк, ахыры татар көрәше турында сөйләшү белән тәмамлана.
“Үзбәк көрәшенә әйләндереп бетерделәр бит көрәшебезне. Кая китте ул безнең ата-бабаларыбыз көрәше?”. Бертуган Әхмәдиевлар призын уздырырга алынган көннәрдә бигрәк тә күп ишетергә туры килде миңа бу сүзләрне. Чыннан да, көрәшебезне камилләштерәбез дип, елның-елында көрәш алымнарына төрле үзгәрешләр кертеп, үзебез үк бетерәбез түгелме соң?
23 гыйнвар көнне район мәдәният йортында Салавыч авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнә тотты. Аларның ярминкәләрен, күргәзмәләрен һәм иҗат концертын тамаша кылгач, һич икеләнүсез, Иске Салавыч, Сәрдегән, Яңа Салавыч, Биктәш авылларын берләштергән бу җиректә тырыш, эшчән, сәнгатькә һәм мәдәнияткә гашыйк халык яши икән, дигән нәтиҗә ясап булды. Күргәзмәгә куелган кул эшләренең төрлелеге, кабатланмас зур осталык белән башкарылуы шаккатырды. "Айдат" икмәк пешерү пекарнясы сәнгать әсәрләренә тиңләштерерлек итеп бизәлгән пешкән камыр ризыклары алып килгән иде.
4 февральдә Балтач урта мәктәбендә 15.00 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында 1967, 1977, 1987, 1997, 2007 нче елгы чыгарылыш укучылары өчен очрашу кичәсе булачак. Рәхим итегез! Көтеп калабыз!
Балтач урта мәктәбе дирекциясе.
20 гыйнвар көнне Чепья мәдәният йортында шушы авыл җирлеге үзешчәннәре "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА , БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән иҗат концерты тәкъдим иттеләр.
Авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" иҗат бәйгесе уңаеннан, бүген - 23 гыйнвар көнне иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә "Эльдорадо" кибете каршындагы мәйданда беренчеләрдән булып, Салавыч авыл җирлеге ярминкә оештырды. Көннең салкын, әче җилле булуына да кармастан, иртәнге 7.00 - 8.00 сәгатьтә халык аеруча күп иде.
25 нче гыйнвар көнне "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы түгәрәге булды. Яшь китап укучылар "Һинд филе" ясадылар.
25 январь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе үзенең нәни китап укучыларын каршы алды. 2 нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләре Газимова Р.Р, Хусаинова.Л.А) “Әкиятләр илендә” исемле балалар иртәсендә катнаштылар. Китапханәбезгә кайткан яңа китаплар,балалар матбугате , китапханәгә йөрү тәртипләре белән танышканнан соң әкият геройлары буенча төзелгән уеннарда көчләрен сынадылар.