Салавыч авыл җирлеге ярминкәсе югары бәяләнде.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" иҗат бәйгесе уңаеннан, бүген - 23 гыйнвар көнне иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә "Эльдорадо" кибете каршындагы мәйданда беренчеләрдән булып, Салавыч авыл җирлеге ярминкә оештырды. Көннең салкын, әче җилле булуына да кармастан, иртәнге 7.00 - 8.00 сәгатьтә халык аеруча күп иде. 

"Татарстан" җәмгыяте салам, печән, ашлык, ит, сөт, бал тәкъдим итте. "Айдат" пекарнясы җитештергән икмәк һәм икмәк ризыклары ассортименты бик бай иде. Шулай ук Салавыч күп профильле лицее, авыл җирлеге идарәсе, мәдәният йорты коллективларының да ярминкәгә керткән тырышлыгы югары бәяләнде. Үзешчәннәр башкаруындагы дәртле, моңлы җырлар күңелләрне җылытты. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан билгеләнгән комиссия ярминкәнең эшчәнлеген югары бәяләп, 7 балл бирде. 

Кичен район мәдәният үзәгендә Салавыч авыл җирлеге үзешчәннәренең иҗат концерты була. 18.00 сәгатьтә күргәзмә оештырыла, ә концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International