"Интер-Кубок" турниры

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Интер-Кубок" турниры 21-22 гыйнвар көннәрендә Илшат Шакиров призына узды. Зона этапларында җиңеп чыккан командалар Норма җирлегендә көч сынашты. Алкалы хоккей ярышларында "Норма", "Вираж" "Игенче", "Кызыл юл" командалары бозга чыкты. 

Чепьяныӊ "Вираж" командасы "Кызыл юл" ны буллитта 4:3 исәбенә отты. Норма командасы 5:0 исәбенә карадуганлыларны тар-мар итте. Өченче урын барган уенда "Игенче" командасы бу юлы "Кызыл юл"га 1:6 исәбенә оттырды. Ә финалда "Вираж" һәм "Норма" командалары очрашты. Уен 3:4 исәбенә нормалылыр файдасына тәмамланды. Районда төрле исемдәге кубокларга бара торган ярышларныӊ чираттыгысын тагы «Норма» командасы отты.

Иртәнге 9дан башланган финал уеннары кичке 5 тулганда гына тәмамланды. Биредә тормыш кайнап торды: җанатарлар җылы чәй һәм шашлыктан авыз итте, хоккей карады, дәртле җырларга кушылып биеп торды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 
1 урын — ХК «Норма» (Норма) 
2 урын — ХК «Вираж» (Чепья) 
3 урын — ХК «Кызыл юл» (Чутай) 
4 урын — ХК «Игенче» (Карадуган) 

«Иң яхшы» дип табылган уенчылар төрле номинацияләр буенча бүләкләнеп тә үтте: 
«Иң яхшы капкачы» — Раил Нәбиев («Кызыл юл»); 
«Иң яхшы саклаучы» — Илназ Галиуллин («Норма»); 
«Иң яхшы һөҗүмче һәм уенчы» — Салават Сабиров («Вираж»); 
«Иң яшь уенчы» — Самат Зиятдинов («Игенче»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International