Салавыч үзешчәннәре шаккатырды.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 гыйнвар көнне район мәдәният йортында Салавыч авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнә тотты. Аларның ярминкәләрен, күргәзмәләрен һәм иҗат концертын тамаша кылгач, һич икеләнүсез, Иске Салавыч, Сәрдегән, Яңа Салавыч, Биктәш авылларын берләштергән бу җиректә тырыш, эшчән, сәнгатькә һәм мәдәнияткә гашыйк халык яши икән, дигән нәтиҗә ясап булды. Күргәзмәгә куелган кул эшләренең төрлелеге, кабатланмас зур осталык белән башкарылуы шаккатырды. "Айдат" икмәк пешерү пекарнясы сәнгать әсәрләренә тиңләштерерлек итеп бизәлгән пешкән камыр ризыклары алып килгән иде. 

Авылның тугызынчы дистәсен ваклап баручы өлкәннәреннән алып, яшь балаларга кадәр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бу чарада хезмәт кешесенә, авыл тарихына, гореф-гадәтләргә зур игътибар бирелде. Биктәш халкының "Питрау күренешен" тамашачы аеруча яратып кабул итте. 

Иҗат бәйгеләрендә җирлек башлыкларын гадәттә залда тамашачы ролендә күрергә генә күнеккән булсак, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллинның берничә мәртәбә чыгыш ясап, концертның башыннан азагына кадәр, актив рәвештә үзешчәннәр белән бергә бер сәхнәдә кайнавы олы хөрмәткә лаек. Җитәкче үзе янып-көеп йөргәндә бу җирлектә берничек тә мәдәнияткә һәм сәнгатькә карата салкын караш була алмый!..

Шулай ук "Татарстан" хуҗалыгының талатлы яшь белгечләренең, мәдәният йорты хезмәткәрләренең , балалар бакчасы һәм күппрофильле лицей коллективларының кулга-кул тотынышып эшләве ачык чагылды. 

Салавычлыларның иҗат концертын тамаша кылган район башлыгы Рамил Нотфуллин да авылдашлары белән горурлануын, күргәзмә-ярминкәләрнең һәм концертның зур әзерлекле, югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International