ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген балтачлылар башкаланың Teatro клубын дер селкетәчәк! 26 нчы гыйнвар бергәләп Студентлар көнен бәйрәм итик! Паспортыңны күрсәтәсең, Балтачтан икәнеңне раслыйсың һәм төне буе күңел ачасың! Махсус кунак - Азат һәм Алсу Фазлыевлар!

Якташ яшьләребез, махсус Сезнең өчен оештырылган кичәгә Казан шәһәре, Чистопольская урамы, 9А йорт адресы буенча көтеп калабыз. Килегез, күңелле булачак.

28 гыйнвар - шимбә көнне Яңгул урта мәктәбе базасында бертуган Сафиуллиннар призына кул көрәше ярышлары була. 

Ярышларда 2001 - 2004 елгы егет-кызлар катнаша. Кул көрәше белән шөгыльләнүче шул елларда туган райондашларыбызны бәйгедә катнашырга чакырабыз. 

Ярышлар сәгать 9.00да башлана. Рәхим итегез!!!

25 гыйнвар киче районыбызның авыл җирлеге һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен үзенчәлекле булды. Алар "Сабатнуй" ял паркында һәр атнаның чәршәмбесендә уза торган традицион чаңгы ярышына - "Төнге чаңгы юллары" чарасына кушылдылар. 

Район башкарма комитеты каршында эшләп киүче административ читалык комиссиясенең чираттагы утырышына халыкка хезмәт күрсәтү объектлары каршында күпләп кар өелеп тору сәбәпле беркетмә төзелгән шәхси эшмәкәрләрнең берничәсе чакырылды. Төзелеш һәм йорт кирәк-яраклары сату үзәге һәм заправка каршында кар өеме булганлыктан район читалык саклау инспекторы Мансур Ибраһимов тарафыннан берничә көн элек эшмәкәрләргә беркетмә төзелгән булган. Алдагы көндә кар күп яуганлыктан, объектлар янындагы карны түгәргә өлгермәгән булалар. 
 

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең, ягъни "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Арча территориаль кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә. 
Белгечләр эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә, идарәнең компетенцияләренә керә торган мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирәчәкләр. Алдан язылырга кирәкми. 

2017 елның 10 гыйнварыннан Бөтенрәсәй олимпиадаларының региональ этапы һәм республика күләмендәге олимпиадаларның йомгаклау этаплары башланып китте. Безнең районнан 71 укучы шушы олимпиадаларда катнашу хокукына ия булды. Бүгенге көндә безнең укучыларыбыз хокук белеме, физика, 9-11 сыйныфлар арасында физик тәрбия фәннәре буенча Казанда үзләренең белемнәрен сынап кайттылар. 

Районыбызда спортка игътибар елдан-ел арта бара. Балтачлылар кайсы гына спорт төре булмасын, үзләренең уңышлары белән сөендереп кенә торалар. Җыелма командалар составында уйнаучы спортсменнарыбыз да сынатмый. 

Хоккей ел фасылына гына бәйле уен төре булса да, бу спорт белән күңелен биреп шөгыльләнүче егетләребез бар. Балтач урта мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Ильяс Галимуллин белән Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Хөсәенов җитәкчелегендә әзерләнгән егетләр соңгы берничә елда уңыш арты уңышка ирешәләр. 

Район мәгариф идарәсе базасында Бөтенрәсәй "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең район этабында катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булып узды. 
 

Гыйнвар ахырыннан районыбыз мәктәпләрендә очрашу кичәләре башланып китәчәк. Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, Сезне үзегез белем алган мәктәпләрегездә көтеп калабыз. (Исемлек)
 

Әлеге киңәшмәдә төп сорауларның берсе бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерләнү турында булды. Директорлар 9нчы сыйныфлар өчен ТДИга биремнәрнең татарчага тәрҗемә ителүе, укучыларга туган телләрендә имтихан бирү мөмкенлеге тудырылганы белән таныштылар, шулай ук БДИ биремнәрендәге күп үзгәрешләр хакында әйтелде. Имтиханнарның расписание проекты белән таныштырылды. 
Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының республика этабы нәтиҗәләре каралды. “Ана теле” онлайн проектында катнашу буенча нәтиҗә ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International