25 гыйнвар киче районыбызның авыл җирлеге һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен үзенчәлекле булды. Алар "Сабатнуй" ял паркында һәр атнаның чәршәмбесендә уза торган традицион чаңгы ярышына - "Төнге чаңгы юллары" чарасына кушылдылар.
45 яшькә кадәрге җитәкчеләр арасында:
1. Фирдәвес Ситдыйков ("Сосна" җәмгыяте);
2. Ранис Вафин (Ю. Субаш авыл җирлеге);
3. Рафил Сибагатуллин (Салавыч авыл җирлеге).
45 яшьтән олы җитәкчеләр арасында:
1. Зиннур Әсхадуллин (Куныр җирлеге);
2. Булат Зыятдинов ("Игенче" җәмгыяте);
3. Рашид Хадиев ("Труд" җәмгыяте).
Тик кызганыч, 18 авыл җирлеге башлыгын да, 20 хуҗалык җитәкчесен дә тулы составта күрергә насыйп булмады. Махсус алар өчен оештырылган бу ярышка, хәтта, башкалар шуганын карап торырга гына дип, чаңгысыз килүчеләр дә бар иде.